+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 ноябрь 2022, 05:20

“Яңа елны беркем дә гамәлдән чыгармый...”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бәйрәм вакытында балаларга аерым игътибар бирергә кушты.7 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк ЦУРында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.

“Яңа елны беркем дә гамәлдән чыгармый...”“Яңа елны беркем дә гамәлдән чыгармый...”
“Яңа елны беркем дә гамәлдән чыгармый...”

Киңәшмә Межгорьедан “Уралпромстрой” компаниясенең финанс директоры Сергей Люлинны бүләкләүдән башланды.

“Бездә республика өчен мөһим гамәлләр кылган кешеләрне бирегә чакыру традициясе барлыкка килде. Сергей Анатольевич – чын патриот, махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк иганәчелек ярдәме күрсәтә. Ул – янгын сүндерүче. Безнең сугышчыларга ярдәм итү мәсьәләсе тугач, ул йөк автомашинасына УАЗ-“буханка” салып, үзе руль артына утырып гуманитар конвой составында махсус операция зонасына барды. “УАЗ”ны Шәйморатов исемендәге батальон позициясенә илтте, яугирләргә тапшырды. Рәхмәт сезгә, Сергей Анатольевич”, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы төбәкнең Транспорт министрлыгы эшен билгеләп үтте. Ул ведомствоның берьюлы берничә эре проект белән шөгыльләнүен ассызыклады. Шуларның берсе, башкаланың Зәки Вәлиди урамы белән Салават Юлаев проспекты киселешендә юл чишелеше төзү ахырына якынлашты. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, реконструкциядән соң конструкциянең үткәрү сәләте 27 процентка арткан.

“Моның белән шөгыльләнгән барлык юлчыларга, транспорт министрлыгына, шәхсән министр Александр Булушевка рәхмәт белдерәм”, – диде Радий Хәбиров.

Русия Хөкүмәтенең координация үзәге мәгълүматлары буенча, Башкортстанда соңгы айда коронавирус инфекциясе белән авыру очраклары 57 процентка кимегән. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Башкортстанның йогышлы авырулар госпитальләрендә коронавирус инфекциясеннән дәвалау өчен 390 койка җәелдерелгән, ирекле койкалар фонды 17 процент тәшкил итә. Башкортстан буенча коронавирус инфекциясе таралу коэффициенты, тулаем илдәге кебек үк, 0,8 процент тәшкил итә.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада соңгы тәүлектә коронавирусның 199 яңа очрагы теркәлгән. 185 пациент – стационарда, 2375е амбулатор дәвалана.

Бакча ширкәтләре электр энергиясен даими сүндерүгә зарлана. Узган атнада бу уңайдан ЦУРга мөрәҗәгатьләр ешайды, дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарә башлыгы Елена Прочаковская.

“Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чаралары турында да сораулар килү дәвам итә. Әлеге тема буенча ЦУРга мөрәҗәгатьләр динамикасы югары кала, бер атна эчендә 1400 шалтырату кабул ителде”, – диде Елена Прочаковская.

Радий Хәбиров агросәнәгать комплексын модернизацияләүне туктатмаска һәм заманча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуны дәвам итәргә кушты. Төбәк Башлыгы соңгы 30 елда Башкортстанда беренче мәртәбә бөртекле культураларның рекордлы уңышы – 5,2 миллион тонна ашлык җыелуын искәртте.

“Агросәнәгать комплексын модернизацияләү буенча безнең бурыч – ирешелгәннәрдә тукталып калмау. Без моны аңларга тиеш. Соңгы дүрт елда 38 миллиард сумга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдык. Бу эш туктап калырга тиеш түгел. Мин моны муниципалитет башлыкларына да әйтәм”, – диде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров Яңа ел бәйрәмнәре вакытында балаларга аерым игътибар бирергә кирәк, дип белдерде.

– Балаларга аерым игътибар бирергә кирәк. Яңа ел чаралары һәм бүләкләр саны берничә тапкырга арттырылырга тиеш. Бездә мобилизацияләнгәннәрнең билгеле бер саны бар, аларның балалары монда калды – менә аларга аерым игътибар бирәчәкбез, – дип белдерде төбәк Башлыгы.

Шулай ук Радий Хәбиров искәртеп узганча, Яңа елга бернинди яңа әйбер дә сатып алырга кирәкми, әмма таулар стандартларга туры килергә тиеш.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас