+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 ноябрь 2022, 11:45

Синоптиклар декабрьгә биргән фаразларын үзгәртте

Кышның беренче ае нинди сюрпризлар әзерли?

Синоптиклар декабрьгә биргән фаразларын үзгәрттеСиноптиклар декабрьгә биргән фаразларын үзгәртте
Синоптиклар декабрьгә биргән фаразларын үзгәртте

“Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец үзәк Русиядә киләчәк кышка фараз бирде. Синоптик хәбәр итүенчә, кыш, иң беренче чиратта, календарь буенча башланачак. Хәер, белгечләр элегрәк биргән озак сроклы фаразларның мәгълүматлары үзгәргән.


"Әгәр әлегә кадәр декабрьдә температура нормадан югарырак булачак дип әйтсәк, хәзер аның бу ай өчен нормада булачагын фаразлыйбыз,” — ди Тишковец.


Мисал итеп, белгеч Русия башкаласын китерде, декабрьдә Мәскәү өчен норма — төнлә минус 8,6 градус һәм көндез минус 3,5 градус булуын билгеләп үтте.
Тишковец шулай ук гыйнвар һәм февральнең нормадан җылырак булачагын хәбәр итте.

Фото: postnews.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас