+22 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
10 ноябрь 2022, 12:50
Алексей, син - безнең заман герое!
Якташабыз, Башкортстан егете Алексей М. оборона предприятиесеннән бронь булуга карамастан, үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнаша. Бу гамәл, бер яклап, аның хезмәттәшләрен гаҗәпләндергән, икенче яклап, Алексейны яхшы белүчеләр моны алдан белеп торган.
Алексей, син - безнең заман герое!
Якташыбыз соңгы елларда Мәскәү өлкәсенең оборона-сәнәгать предприятиесендә юрист булып эшләгән. Эш урыны буенча аңа мобилизациядән бронь бирелгән. Әмма ир «читтә утырмаска» һәм, хәрби вакыйгаларда турыдан-туры катнашырга тиешмен, дигән теләк белдергән.
Алексейның элекке хезмәттәше Радик Бикбулатов аның турында менә нәрсәләр сөйли:
- Мин Алексейны республиканың Тикшерү комитетында эшләгән вакыттан бирле беләм. Чишмә районы егете, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, - ди ул.
Берничә ел элек бу кеше тикшерүче карьерасын калдырган һәм үз көчен гражданлык хокукында сынап карарга булган. Радик Бикбулатов сүзләренә караганда, яңа урында безнең герой үзен югары дәрәҗәле белгеч, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кеше итеп күрсәткән.
- Октябрь аенда, Кырым күпере җимерелгәннән соң өч-дүрт көн узгач, Алексей, миңа шалтыратып, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үз теләге белән хәрби махсус операциядә катнашырга китүен әйтте. Колакларыма ышанмыйча, мин аның сугыш тәҗрибәсе бармы, армиядә хезмәт иттеңме, хәрби кафедрада укыдыңмы, дип сорадым. Өч сорауга да тискәре җавап бирелде.
"Ватан куркыныч астында, мин илебезнең "диван гаскәрләре" сафларын шулай калдырырга булдым, чөнки андыйлар болай да күп. Ә кирәкле нәрсәләргә безне урында өйрәтәчәкләр", - диде ул. Алексей Ватанны яклау зарурлыгы турында күптән уйлануын да искәртте.
Эштә Алексейның җиңү белән кайтуын көтәләр, хезмәт килешүен туктатуны рәсмиләштергәннәр. Әлбәттә, бу вакыйганың моңсу мизгеле дә бар. Эш шунда ки, Алексей әле өйләнмәгән. Тыныч тормышка әйләнеп кайткач, ул үзенең гади, ләкин шул ук вакытта гаҗәеп тормышын бәйләүче бердәнбер кешене очратыр дип ышанам, — ди Радик Бикбулатов.
Алексей әтисеннән иртә мәхрүм калган, бәлки, шуңа күрә әнисенә үз карары турында билгеләнгән урынга килеп җиткәч кенә әйткән. Ул аны артык борчылулардан сакларга теләгән.
Күпчелек "ир-егетләр" мобилизациядән качып йөргән вакытта мондый мисаллар күңелдә эмоциональ реакция уята. Син - безнең заман герое, Алексей!
Бу хакта тулырак:
https://mgazeta.com/news/novosti/2022-11-10/nash-zemlyak-otpravilsya-dobrovoltsem-v-zonu-svo-nesmotrya-na-bron-3023957
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"