

10 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадрановны махсус хәрби операция территориясенә озатуда катнашты. Аның белән бергә республикадан тагын дүрт ирекле кеше китте. Хезмәткәрләрне озатырга туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, мәдәни, патриотик һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре килде.
Азат Бадрановның әти-әнисе Шамил Әхмәди улы һәм Гүзәлия Зәйнетдинова белән аралашканда, Рәдий Хәбиров чын ир-егетне һәм Русиянең чын патриотын тәрбияләгәннәре өчен аларга рәхмәт белдерде.
- Беренче тапкыр хәрбиләрне генерал Шәйморатовка һәйкәл ачылган яңартылган Совет мәйданыннан озатабыз. Бу - зур тарихлы урын. Нәкъ менә биредә, 1942 елда, Миңнегали Шәйморатов республика җитәкчелегенә 112нче Башкавдивизия сугышчыларының фронтка барырга әзер булулары турында хәбәр иткән. Азат Бадрановның махсус хәрби операция зонасына Шәйморатов исемендәге башкорт батальонының замполиты сыйфатында баруы символик. Егетләрне аннан исән-сау әйләнеп кайткач, Совет мәйданында каршы алырбыз, - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Журналистлар белән аралашканда Азат Бадранов үзендә һәм аның белән бергә чыгучы егетләрнең кәефе күтәренке һәм сугышчан булуы хакында белдерде.
Фото: glavarb.ru