Мәгълүм булуынча, хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операциядә катнашмаячак.
"Бүген без хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәрби хезмәткә озаттык. Бу - көзге чакыруның беренче җибәрелүе. 80ләп егет Хәрби-һава көчләрендә, "Росгвардия" һәм Коры җир гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтәчәк.
Инде традиция буенча без булачак солдатларыбызны дини конфессияләр вәкилләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшьармиячеләр белән бергә озатабыз. Башкортстан егетләре армия хезмәтен һәрвакыт намус һәм хөрмәт белән үти. Без алар белән горурланабыз, быелгы хәрби хезмәткә чакырылучылар да безне сынатмас дип ышанам.
Армия - яхшы тормыш мәктәбе. Яхшы һәм намуслы хезмәт итегез, егетләр!" - дип язган ул.