+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 ноябрь 2022, 11:25

Ветераннар шәйморатовчыларга ярдәм күрсәтте

Бүген “Башсельхозтехника” предприятиесе территориясендә урнашкан мобилизацияләнгәннәргә ярдәм өчен тәгаенләнгән бердәм логистика үзәгендә Башкортстанның комсомол һәм студент төзелеш отрядлары ветераннары махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз — шәйморатовчыларга гуманитар ярдәм тапшырды.  

Ветераннар шәйморатовчыларга ярдәм күрсәттеВетераннар шәйморатовчыларга ярдәм күрсәтте
Ветераннар шәйморатовчыларга ярдәм күрсәтте

—29 октябрьдә студент төзелеш отрядлары ветераннарының традицион слеты булды, ике йөзләп кеше килде. Ел саен комсомол көнендә җыелабыз. Быел бу көн алдыннан без профессор Вил Тимербулатовның хәрби гамәлләр барган Красный Лучта табиблар бригадасын җитәкләвен белдек. Медицина ярдәме күрсәтү эшен җиңеләйтү өчен без акча җыеп, аларга УАЗ машинасы алып тапшырырга карар кылдык, — дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе ди Раил Әсәдуллин.
Ул әйтүенчә, бу машина юл яхшы булмаган урыннарда йөрү өчен дә уңайлы, яралыларны күчерү өчен бик кирәкле җиһаз. Кайчандыр комсомол булган ветераннар эшкә җитди тотынган, кыска вакыт эчендә акча җыелган, машина алынган. Өстәвенә, аңа медикаментлар, яраларны бәйләү өчен кирәкле әйберләр салып та җибәрәчәкләр.
Вил Тимербулатов инде хәрби гамәлләр булган урыннан кайткан, ул андагы эше, хис-кичерешләре турында сөйләде. Билгеле табиб әйтүенчә, ул Запорожьеда, Донецкта, Красный Лучта эшләгән, консультацияләр биргән, операцияләр үткәргән.
— Безгә Красный Лучта ике катлы корпус бирделәр, 110 урынлык дәваханә эшен оештырдык. Безнең Башкортстаннан анда 30 медицина хезмәткәре эшли. 8 хирург-травмотолог, шәфкать туташлары, провизорлар. Алар ал-ял белми хезмәт күрсәтә, бик авыр очраклар да була, республика барлык кирәкле әйберләрне җибәреп тора, — ди Вил Мамил улы.
Профессор әйтүенчә, дәваланган хәрбиләрнең 95 проценты янә хәрби гамәлләр барган урыннарга кайта.
Ветеран, Халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы элекке рәисе Светлана Пронина студент отрядлары эшен җылылык белән искә алды.
“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлекчәсенең “Безнең хәстәрлек” волонтерлар оешмасы координаторы Раил Адиятуллин машина ачкычын кабул итеп алды. Киләсе атнада ул шәйморатовчыларга җибәреләчәк. Моннан тыш, хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга туганнарыннан посылкалар, республика иганәчләреннән җыелган гуманитар ярдәм дә озатыла.

Фото: Динар Кәлимуллин

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас