+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 ноябрь 2022, 09:40

Безнең егетләр дошманны чигендерә ул!

“Бүген якташыбызның батырлыгы турында яхшы хәбәр килде. Кубияз авылында туып-үскән өлкән лейтенант Рәсүл Кашапов җитәкчелегендәге танк взводы, оборонаның алдынгы чигендә булганда, дошманның гамәлләренә чик куеп, чигенергә мәҗбүр итте. Бу хакта Русия Оборона министрлыгы сөйләде”, — дип яза социаль челтәрдә Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов.

Безнең егетләр дошманны чигендерә ул!Безнең егетләр дошманны чигендерә ул!
Безнең егетләр дошманны чигендерә ул!

Тулырак мәгълүмат — беркетелгән видеороликта.

“Ышанам, районның күп кенә халкы Рәсүлне яхшы белә. Ул үзешчән сәнгатьтә актив катнаша - «Энҗеләр» коллективында бии. Мәктәптән соң Казан югары танк училищесына укырга керә. «Танк взводы командиры» белгечлеген ала, алга таба хәрби хезмәт өчен Көнчыгыш хәрби округка җибәрелә. Махсус хәрби операциядә агымдагы елның февраленнән катнаша. Аны өйдә яшь хатыны һәм кечкенә улы көтә. Уңышлар сиңа, Рәсүл! Горурланабыз! Җиңү белән кайтыгыз!” — дип язган Башкортстанның Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов.

Бу сүзләргә, теләкләргә без дә кушылабыз, якташыбыз белән горурланабыз!

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас