

Проектта хәрби хезмәт үткән чорга аренда түләвен кичектереп тору карала.
– Яңалыкның максаты - Башкортстаннан мобилизацияләгән арендалаучыларга мөлкәти ярдәм күрсәтү, - дип аңлатты җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.
Мондый дәүләт ярдәме Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган, яки контракт буенча хәрби хезмәт узучы яисә Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә ирекле ярдәм турында контракт төзегән гражданнарга биреләчәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан.