+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 ноябрь 2022, 07:50

Утыз биш вазыйфа җинаяте ясаган!

Хакимият башлыгының ятимнәр хокукларын якларга тиешле урынбасары үзе!

Утыз биш вазыйфа җинаяте ясаган!Утыз биш вазыйфа җинаяте ясаган!
Утыз биш вазыйфа җинаяте ясаган!

Балакатай районы башлыгы урынбасары 35 вазифаи җинаять кылуда гаепләнә. Салават районара суды чиновникка карата суд тикшерүен башлады, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

Тикшерүчеләр фикеренчә, хакимият башлыгы урынбасары Яңа Балакатай авылында урнашкан күпфатирлы йортларда 35 торакны төзүгә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт биргән, шулай ук фатирлар сатып алуга муниципаль контрактлар төзегән.

Соңыннан әлеге фатирлар муниципаль милеккә кабул ителгән һәм ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга бирелгән. Шушы фатирларда яшәү барышында шактый җитешсезлекләр ачыкланган.

Түрә үз гаебен танымаган. Тикшерү дәвам итә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас