- Без Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре белән дә актив хезмәттәшлек итәбез. Алар белән тышкы сәүдә әйләнеше быел 1,4 млрд. доллар тәшкил итте. Бу узган елгы дәрәҗәдән 30 процентка диярлек югары. ШОС әгъзалары булган Казахстанда һәм Үзбәкстанда Башкортстанның рәсми вәкилләре эшли, - диде Андрей Назаров.
Хөкүмәт җитәкчесе Башкортстанның ШОС белән багланышлар тарихы күптәнге булуын ассызыклады. 2015 Уфада БРИКС (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы) һәм ШОС саммиты узды.
Премьер-министр сүзләренә караганда, Башкортстан ШОС Эшлекле советы белән хезмәттәшлекнең алга таба үсеше белән кызыксына, шуңа бәйле рәвештә аларны Уфада 14-17 декабрьдә узачак Халыкара бизнес атнасында катнашырга чакырды.
- ШОС икътисади көн тәртибендә эшлекле даирәләр арасындагы хезмәттәшлек торган саен зуррак әһәмияткә ия. Безнең илләрнең ШОС Эшлекле советына игътибары һәм аның эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә бәйле өметләре арта бара, шулай ук сәүдә-икътисади юнәлештә бөтен оешма эшенең нәтиҗәлелеге дә, - диде Чжан Мин.
Фото: pravitelstvorb.ru