+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 ноябрь 2022, 16:50

Төзелеш конкурсында кемнәр җиңде?

Уфада яңа төзелешләрнең "ТОП ЖК-2022" Шәһәр төзелеше конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы, Торак төзүчеләр берләшмәсе (НОЗА) һәм «Төзүчеләрнең бердәм ресурсы» порталы тарафыннан оештырылган “Күпфатирлы төзелеш. Яңа мәсьәләләр һәм перспективалар" дип аталган конференция кысаларында тапшырылды.

Төзелеш конкурсында кемнәр җиңде?Төзелеш конкурсында кемнәр җиңде?
Төзелеш конкурсында кемнәр җиңде?

- Башкортстан төзүчеләре күп тапкырлар федераль премия җиңүчеләре һәм призерлары булды. Сыйфаты, тизлеге, файдалануга тапшырыла торган торакның күләме, уңайлы мохит ягыннан ярышып, без ахыр чиктә әлеге нәтиҗәгә ирешәбез, ул - төбәк халкы өчен уңайлы шартлар тудыру, - дип ассызыклады республика төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов.

"ТОП ЖК-2022" премиясе җиңүчеләрен бүләкләү Русиянең 50 шәһәрендә узды инде. Һәр торак комплексын бәяләү параметрларның берничә төркеме буенча үткәрелде, шул исәптән транспорт белән тәэмин ителеше, социаль инфраструктура, архитектура, ишегалды киңлекләре һәм башкалар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас