

Башкортстанның сәнәгать секторына республикада яшәүче 260 меңгә якын кеше җәлеп ителгән. Һөнәри бәйрәмнәр күп профессияләрдә дә юк. Әмма, агымдагы елдан алып, 1 декабрьдә сәнәгатьчеләрнең һәркайсы үз хезмәте өчен рәхмәт алырга хокуклы. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Александр Шельдяев социаль челтәрләрдәге постында хәбәр итте.
- Эш хәтта бәйрәм итүдә генә түгел. Бу көнне без республиканың сәнәгать предприятиеләре эшенә йомгак ясаячакбыз, алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтләячәкбез һәм бүләкләячәкбез, шулай ук көнүзәк эшләр хакында фикер алышачакбыз, - дип белдерде Александр Шельдяев.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары сүзләренчә, республиканың сәнәгать секторында түбәндәге тармаклар өстенлек итә: нефть продуктлары җитештерү (27,2 процент), нефть һәм табигый газ чыгару (14,6 процент), химик матдәләр һәм химик продуктлар җитештерү (13,7 процент), машина төзелеше (11,2 процент). Өстәвенә, республика икенче ел рәттән Русия Федерациясе субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урында тора.
Фото: lenta.ru