+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 ноябрь 2022, 16:15

Транспорт салымын түләмәячәкләр

17 ноябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында депутатлар "Башкортстан Республикасының "Транспорт салымы турында"гы законының 3 мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектын кабул итте.

Транспорт салымын түләмәячәкләрТранспорт салымын түләмәячәкләр
Транспорт салымын түләмәячәкләр
Аны депутатларга Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова тапшырды.

Закон проекты 2022 ел өчен Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожье өлкәләре, Украина территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы (катнашкан) физик затларны, шул исәптән Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларны яки аларның гаилә әгъзаларын транспорт салымыннан азат итүне күздә тота.

- Ташламалар һәр төрдәге бер транспорт чарасына биреләчәк: мотоцикллар, мотороллерлар, җиңел автомобильләр, йөк автомобильләре, башка үзйөрешле транспорт чаралары двигатель егәрлегенә һәм транспорт чарасының яшенә карамастан, - дип аңлатты Лира Игътисамова.

Әйтергә кирәк, гаилә әгъзаларына рәсми теркәлгән хатын яки ир; никахта булмаган гражданнар өчен ата яки ана керә.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас