+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 ноябрь 2022, 16:40

Уфада "Калкан һәм роза" премиясе тапшырылачак

Республикада икенче тапкыр "Щит и Роза" иҗтимагый премиясе оештырылачак. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтовның социаль челтәрләрдәге посты шул хакта.

Уфада "Калкан һәм роза" премиясе тапшырылачакУфада "Калкан һәм роза" премиясе тапшырылачак
Уфада "Калкан һәм роза" премиясе тапшырылачак

Бүген, 17 ноябрьдә “Русия хокук саклау органнары һәм махсус хезмәткәрләр ассоциациясе” Бөтенрусия оешмасының Башкортстан бүлекчәсе һәм башка җаваплы ведомстволар белән берлектә "Щит и Роза" иҗтимагый премиясен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә пост урнаштырды.

- Әлеге югары бүләк ел саен хезмәт бурычын үтәгәндә фидакарьлек һәм һөнәри осталык күрсәткән ведомстволар хезмәткәрләренә бирелә. 2021 елның февралендә Башкортстанда "Щит и Роза" премиясенең беренче тантанасы узды. Ул вакытта иҗтимагый бүләккә 28 иң яхшы хезмәткәр лаек булды. Премия үзе 2008 елда оештырылган, - дип белдерде Ирек Сәгыйтов.

Ирек Сәгыйтов сүзләренчә, көч структураларында хезмәт җиңел түгел, ә хатын-кызлар өчен бигрәк тә. Әмма еш кына алар ир-егетләрдән калышмый, ә кайчак үз эшләрендә зуррак уңышларга ирешә. Конкурста катнашучыларның хезмәт-сугышчан әзерлеге дәрәҗәсе дә, спорт әзерлеге дә, иҗади үсеше дә исәпкә алына.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас