+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 ноябрь 2022, 17:52

Пыяла чыгару буенча республика - илдә лидер!

"Салаватстекло" предприятиесендә зур пыялалар җитештерү линиясе старт алды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Александр Шельдяевның социаль челтәрләрдәге посты әлеге производство турында.

Пыяла чыгару буенча республика - илдә лидер!Пыяла чыгару буенча республика - илдә лидер!
Пыяла чыгару буенча республика - илдә лидер!

Бүген "Салаватстекло" предприятиесендә "салкын" мичне эшләтеп җибәрү тантанасы узды, ә бер айдан соң конвейердан беренче продукция чыгарга тиеш. Биредә үтәкүренмәле пыялалар җитештереләчәк. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Александр Шельдяев социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

- Агымдагы елда пыяла заводының 60 еллык юбилее бәйрәм ителәчәк. "Салаватстекло"да мичне тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү, өстәвенә - пыяла сәнәгате көненә туры килде. Әлеге тармак республикада киң күрсәтелгән. Биредә пыяла, пыяла пакетлар, пыяла савытлар, фарфор савыт-сабалары, аэрокосмос тармагы өчен җепселле пыяла җитештерелә. Пыяла чыгару буенча без - илдә лидерлар, - дип белдерде Александр Шельдяев.

Пыяла чыгару буенча республика - илдә лидер!
Пыяла чыгару буенча республика - илдә лидер!
Пыяла чыгару буенча республика - илдә лидер!
Пыяла чыгару буенча республика - илдә лидер!
Пыяла чыгару буенча республика - илдә лидер!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас