* Җәен һәм көзен бакчада кулланылган эш коралларын чистартып, ремонтлап, машина мае, солидол, аяк киеме кремы белән майлап, саклауга куегыз.
* Әзерләүгә салган компостны пленка белән каплагыз, туңмаса, яхшырак булыр.
* Бакчаның өске башында канау чокып калдырырга онытмагыз: бу язын туфракның өске, уңдырышлы катламын язгы сулар агызып алып китүдән сакларга булышыр.
* Карны очыртып бетерә торган участокларга чыршы ботаклары, агачтан корылмалар урнаштырыгыз, бу кышын карны сакларга булышыр.
* Җимеш агачлары төпләренә 10-15 сантиметр калынлыкта торф яисә тирес таратып салыгыз.
* Агачларда яра эзләре бар икән, көннәр җылырак чакта аларның төп ботакларын агартыгыз.
* Бакча җиләге түтәлен торф, чыршы ботаклары белән каплагыз.
* Җәй буе хезмәт иткән торба, шланглар һәм савытлардан суны түгәргә онытмагыз. Зур булмаган савытларны аударып куегыз, зурларының өстен такта һәм пленка белән каплагыз.
* Су ага торган канауларны кышка чистартып калдырыгыз. Җиргә кар ятканчы бакчадагы яфракларны җыеп, компостка салыгыз.
* Парникларны консервацияләп куегыз: рамнарын буягыз, кирәк икән, пыялаларын алыштырыгыз, замазкаларын яңартыгыз. Рамнарны коры урында саклагыз.
* Баз тирәләрен, яшелчә саклау урыннарын ныгытыгыз. Яшелчәләр һәм кышка әзерләнгән консервалар сакланган урыннарны күзәтеп торыгыз.
* Көннәр салкынайтканчы участоктагы туфракка, әгәр дә ул әче икән, ай ахырына кадәр известь кертергә мөмкин.
Али СӘЙФуллин әзерләде.