Күп кар яву сәбәпле, Уфа торак-коммуналь хезмәтләре тәүлек буе көчәйтелгән режимда эшли. 18еннән 19 ноябрьгә каршы төндә шәһәр урамнарын 245 коммуналь махсус техника һәм 75 юл эшчесе чистарткан. Үткән тәүлектә 6 288 кубометр кар чыгарылган.
Бозлавык барлыкка килүгә юл куймау максатында урам-юл челтәре бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртелә. Аерым алганда, узган тәүлектә 625,2 тонна реагентлар кулланылган.
Бүген урамнарны көндез җыештыруга 225 берәмлек коммуналь техника һәм 300дән артык юл эшчесе җәлеп ителгән. Ишегалды территорияләрендә 118 берәмлек кар чистарту техникасы, 611 дворник, шулай ук Уфа шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгының идарәче һәм хезмәт күрсәтүче оешмалары исәбеннән 409 җәлеп ителгән хезмәткәр эшли.
Фото: ufacity.info