+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 ноябрь 2022, 12:40

Башкортстанда төзелеш тармагын санлаштыру ничек бара?

Башкортстан башкаласында «Төзелеш навигаторы: санлаштыру курсы. Башкортстан Республикасы» бөтенрусия конференциясе уза. Чарада катнашучылар Русиядә IT-тармак үсешенең төп аспектлары, бизнес һәм власть вәкилләре алдында торган актуаль мәсьәләләр һәм бурычлар турында фикер алышты.

рravitelstvorb.ruрravitelstvorb.ru
Фото:рravitelstvorb.ru

Эшлекле программа кысаларында республика Премьер-министры Андрей Назаров Башкортстанның конференцияне үткәрү урыны итеп очраклы гына сайланмавын билгеләде. Республикада төзелеш өлкәсен санлаштыру һәм тулаем девелоперлык юнәлешен санлаштыру процесслары актив үсә. Республикада илдә беренчеләрдән булып шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең Дәүләт мәгълүмат системасының төбәк санлы платформасы эшли башлады.

- Хәзер анда бер меңән артык кулланучы эшли. Функциясе буенча ул ил буенча бишлеккә керә. Платформада 12 муниципаль хезмәт күрсәтелә. 10 айда 23 меңнән артык кеше хезмәт күрсәткән. Киләсе елга аларның санын 16га җиткерәчәкбез. Система кертелгәннән соң килгән сорауга җавап әзерләү вакыты 3 тапкырга кимеде. Территорияне планлаштыру документларын әзерләү һәм килештерү мөмкинлеген тормышка ашырырга планлаштырабыз, - диде Андрей Назаров. - Система базасында үстерелә торган киләсе функциональ модуль - башлангыч-рөхсәт документациясен линия объектларына килештерү системасы. Бүген инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыруны килештерү срогы 60тан 500 көнгә кадәр тәшкил итә. Әлеге модульне гамәлгә кертү бу вакытны дүрттән бер өлешкә диярлек кыскартачак.

https://prokat.vcdp.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас