+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 ноябрь 2022, 15:54

Радий Хәбиров БДМУны 90 еллыгы белән котлады

Радий Хәбиров Башкорт дәүләт медицина университеты укытучыларын, студентларын һәм ветераннарын югары уку йортының 90 еллыгы белән котлады.

Радий Хәбиров БДМУны 90 еллыгы белән котладыРадий Хәбиров БДМУны 90 еллыгы белән котлады
Радий Хәбиров БДМУны 90 еллыгы белән котлады

Бүген, 22 ноябрьдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт медицина университетына нигез салынуга 90 ел тулуга багышланган тантаналы чарада чыгыш ясады. Төбәк җитәкчесе БДМУ укытучыларын, студентларын һәм ветераннарын югары уку йортының юбилее белән котлады, Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Башкорт дәүләт медицина университеты - республикабызның сәламәтлек саклау системасы кадрларының төп чыганагы. Безнең һәркайсыбыз медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтергә тели. Коронавирус белән 2 ел көрәшкәннән соң, безнең табиблар кабат алгы сызыкта – махсус хәрби операциядәге кыр госпитальләрендә һәм азат ителгән территорияләрдә эшли. Дәваханәләрдә, ФАПларда, ашыгыч ярдәмдә, күчмә бригадаларда көндәлек хезмәт күрсәтүчеләр барысы да - безнең БДМУ тәмамлаучылар. БДМУ студентларына һәм яшь белгечләргә һөнәри уңышлар телим! Ә безнең ветераннар алдында күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен баш иябез. Бәйрәм белән! - диде Радий Хәбиров.

Бәйрәм чарасы Башкорт дәүләт медицина университетының иҗат коллективлары һәм башкаручылар концерты белән тәмамланды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас