

Узган атнада Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко беренче тапкыр 2021 елда төбәкләрнең фәнни-технологик үсеш рейтингын тәкъдим итте.
Башкортстан лидер-төбәкләрнең беренче бишлегенә керде. Безнең республика Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Томск өлкәсеннән соң 4нче урында. Рейтингның максатлы күрсәткечләре (барлыгы 33 күрсәткеч) өч юнәлешкә бүленгән: власть органнары, фәнни казанышларга нигезләнгән бизнес алып бару мохите һәм тикшеренүчеләр эше өчен мохит.
Мондый бәяләү Русия Президенты Владимир Путинның илнең технологик суверенитетын тәэмин итү йөкләмәсен үтәү кысаларында үткәрелә. Алга таба рейтинг ел саен формалаштырылып, 1 октябрьгә кадәр бастырылачак.
Русия Хөкүмәте тарафыннан федераль бюджеттан финанслана торган объектларны проектлау һәм төзүгә дәүләт контрактларын тәэмин итүнең иң чик күләмнәрен киметү турында карар кабул ителде. Бу чара төзелеш тармагы предприятиеләренең финанс хәлен яхшыртуга юнәлтелгән.
Тагын бер федераль яңалык инвалид балаларга ярдәм мәсьәләләренә кагыла. 2023 елның 1 гыйнварыннан бу категория гражданнарга дәвалау урынына бушлай очып бару һәм кайту хокукын бирә торган авырулар исемлеге киңәйтелә.
Фото: pravitelstvorb.ru