

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "ОТР» федераль телеканалына биргән интервьюсында республика авыл хуҗалыгы үсеше турында сөйләде. Соңгы елларда төбәк азык-төлек иминлеген тәэмин итте, авыл хуҗалыгы продукциясен, шул исәптән ашлыкны экспортлый, моңа тармакны модернизацияләү нәтиҗәсендә ирешелде.
«Без авыл хуҗалыгын, аерым алганда, үсемлекчелекне модернизацияләмәсәк, мондый уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. 3 елда 42 миллиард сумлык техника сатып алдык. Хәзер безнең бурыч - өлгергән уңышны тиз арада җыеп бетерү", - диде Радий Хәбиров.
«Быел без 5 миллион тонна бөртеклеләр җыйдык, бу - 1986 елдан бирле рекордлы уңыш, әйе, ашлык киптергечләр белән проблемалар булды, хәзер яхшы бәяләр көтәбез һәм сатачакбыз», - дип билгеләп үтте Хәбиров.