

- Дәүләт кадастр картасында урнаштырылган "Росреестр"ның «Төзелеш өчен җир» сервисы (pkk.rosreestr.ru) ярдәмендә күпфатирлы яки шәхси йорт төзергә теләүче төзүчеләр, инвесторлар һәм аерым кешеләрнең конкрет бурычлары хәл ителә. Шул ук вакытта республика территориясендә генә түгел, Русиянең теләсә кайсы төбәгендә дә ошаган участокны сайлап алырга, шулай ук властьның вәкаләтле органына – Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына мөрәҗәгать итәргә була, - дип билгеләп үтте Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.
Ул шулай ук ассызыклаганча, республика шушы елның ноябрь уртасына проект кысаларында ачыкланган җир кишәрлекләренең һәм территорияләрнең узган елның 1 гыйнварына күрсәткечләр белән чагыштырганда ике тапкыр артуын тәэмин иткән.
Фото: pravitelstvorb.ru