«Безнең бренд» махсуслаштырылган күргәзмәсенең соңгы көнендә, 26 ноябрьдә, ВДНХ-Экспода "Безнең Бренд. Халык тарафыннан танылу” һәм иң яхшы продуктка конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Тавыш бирү 31 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр барды. Конкурста республиканың 24 муниципаль берәмлегеннән 54 бренд, 123 җитештерүче катнашты. Былтыр 116 мең тавыш бирелсә, быел 270 меңнән артык кеше тавыш бирде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Чишмә җиләк-җимеш питомнигы, шәхси эшкуар Илнур Әхтәм улы Сабирҗанов һәм «Бай» авыл хуҗалыгы кооперативы җиңүчеләр булды.
«Безнең бренд» конкурсы нәтиҗәләре буенча экспозициядә катнашучылар арасында 7 Гран-при кубогы, 35 алтын, 10 көмеш һәм 5 бронза медаль тапшырылды.