+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 ноябрь 2022, 18:10

Башкортстанда юл буе сервисы ни хәлдә?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Башкортстанда юл буе сервисы ни хәлдә?
Башкортстанда юл буе сервисы ни хәлдә?

"Профильле ведомстволар һәм муниципалитет башлыклары белән республикада юл буе сервисын үстерү буенча якынча йомгаклар ясалды. 9 айда 33 районда юл буе сервисының 80 яңа объектын файдалануга тапшырдык һәм 41 районда 108 объектны яңарттык. 4нче кварталда тагын 54 объектны сафка кертү һәм 47 объектны яңарту планнаштырыла.

Куелган бурычны үтәү максатларында муниципалитетларның барлык башлыкларына объектларны файдалануга тапшыруны тәмамлау өчен эшкуарларга максималь ярдәм күрсәтергә куштым. Уртак тырышлык белән без барлык автомобильчеләр өчен дә уңайлы шартлар булдырачакбыз. Бүген бу бигрәк тә актуаль, чөнки Башкортстанда эчке туризм актив үсеш ала.

9 айда республикага туристлар саны 1,5 млн. кешегә җитте. Без Идел буе федераль округында 4нче урында. Туризм өлкәсендә күрсәтелгән түләүле хезмәтләрнең гомум суммасы 9 млрд. сумнан артып китте. Бу Русиядәге уртача күрсәткечләрдән 1,5 тапкырга күбрәк. Һичшиксез, мондый динамика юл буе инфраструктурасын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача", - дип яза ул.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: