

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, ил Президенты Владимир Путин юл төзүчеләр алдына амбицияле бурычлар куйган. 2027 елга кадәр Русиянең юл челтәренә керүче төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының 85 проценттан да ким булмаган күләмен норматив хәлгә китерергә кирәк. Үз чиратында, республиканың юллар челтәре илдә иң озыннарның берсе - 4000 километр. Хәзерге вакытта норматив таләпкә юлларның якынча 59 проценты туры килә.
- Быел безнең юл фонды 42 миллиард сумнан артык тәшкил итте. Шул ук вакытта федераль бюджеттан 14 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителгән. Юлларны ремонтлау һәм төзү буенча фараз тулаем 1200 километрдан артык тәшкил итәчәк, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.
Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Руслан Гарипов хәбәр иткәнчә, республика буенча бүгенге көндә ремонт, реконструкция һәм төзелеш объектлары тәмамлану стадиясендә яисә кабул итү процедуралары һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү бара. Быел башкарылган эш нәтиҗәсендә норматив таләпләргә туры килә торган юллар озынлыгының өлеше 63,8 процентка җитәчәк.
2023 елда юл комплексы алдында Уфа шәһәреннән «Көнчыгыш чыгу юлы» һәм Уфа шәһәренә нигез салынуга 450 ел тулу уңаеннан чаралар исемлегенә кертелгән объектларны, федераль финанслауны җәлеп итеп, эре инфраструктура объектларын гамәлгә ашыруны дәвам итү бурычы тора.
Киләсе елда Русия Федерациясенең юл челтәренә керә торган 62 километр юлны һәм 5 күперне ремонтлау планлаштырыла. «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 175 километр озынлыктагы автомобиль юлларын ремонтлау дәвам итәчәк.
Ахырда Андрей Назаров Уфаның төньяк өлешендәге юл инфраструктурасын яхшыртырга кирәклеген ассызыклады. Аерым алганда, сүз Шакша бистәсендәге Караидел елгасы аша күпер турында барды.