

Республика белән идарә үзәгендә узган брифингта төбәк Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов хәбәр иткәнчә, бу бакча һәм дача ширкәтләрендә янгыннарны профилактикалауга өстәмә этәргеч бирергә тиеш.
"Резонанслы янгыннар бакча ширкәтләренең куркыныч зонада булуын раслый. 1 декабрьдән 30ына кадәр дәвам итәчәк акция кысаларында янгыннарны профилактикалау үзәге инструкторлары, урындагы үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә, профилактик эш алып барачак. Болар - рейдлар да, ишегалларын карап чыгу да, аерым категория гражданнарга янгын хәбәрчеләре, белешмәләр тарату да. Акциянең максаты - янгыннарны профилактикалау, республика халкын мини-сиреналарны даими яшәү урынында гына түгел, ә вакытлыча торак йортларда да урнаштыруга мотивацияләү", - диде вице-премьер. Аның сүзләренчә, йортларга керү юлларына, эчтәге подъездларга зур игътибар биреләчәк.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров бакча һәм дача ширкәтләре рәисләренең янгын хәвефсезлеге өчен җаваплы булуын өстәде.
"Әгәр бакча ширкәте 100дән артык участокны үз эченә алса, рәискә авыр булачак, шуңа бу мәсьәләгә идарә әгъзалары кушыла. Алар арасында җаваплылык бүленә. Шәхси бакча участокларында янгын хәвефсезлеген милекчеләр тәэмин итәргә тиеш: су савытлары, янгын сүндергечләр һәм башкалар урынында булсын", - диде Фәрит Гомәров.
Дәүләт комитеты рәисе, шулай ук, акциянең ни өчен декабрьдә узуын аңлатты. "Без статистика мәгълүматлары буенча ситуацияне анализладык, безнең гражданнар декабрьдә бакча йортларында аеруча активлык күрсәтә, дигән нәтиҗәгә килдек. Күпләр анда Яңа елны бәйрәм итәргә җыена, кемдер анда сакланган азык-төлек запасларын алырга бара. Без аларны мөмкин булган куркынычлар турында алдан кисәтергә телибез, – диде ул. - Статистика буенча, бакчада, дачада янгыннар вакытында үлүчеләр саны өч тапкыр артыграк теркәлә. Монда шәһәрдәге, яки авылдагы торак секторына караганда үлү куркынычы күбрәк. Быел без шундый янгыннар вакытында 11 кешене югалттык инде".
Эшлекле аралашудан соң янгын хәвефсезлеге темасын актив һәм эзлекле яктыртучы журналистларга бүләкләр тапшыру булды.