

Башкортстанның Күпфункцияле үзәге быел дүртенче тапкыр «Вконтакте» социаль челтәрендә «Бизнес в Башкортостане. История успеха» мотивацион проекты кысаларында эшкуар белән туры эфир уздырачак. Спикер булып Уфа шәһәрендә туган, PR агентлык һәм бердәнбер сертификатланган PR Академиясе һәм бөтен дөнья буйлап эшчәнлек алып баручы шәхси бренд хуҗасы Регина Штягина чыгыш ясаячак. Туры эфирда ул Башкортстанда үз эшен ачу һәм алып бару тарихын сөйләячәк, шулай ук бизнесны халыкара дәрәҗәгә чыгару буенча киңәшләр бирәчәк.
- Проект гражданнарның эшлекле активлыгын арттыруга, аларны республика территориясендә эшкуарлык эшчәнлегенә Башкортстанның уңышлы эшкуарлары белән аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу юлы белән җәлеп итүгә юнәлтелгән. Турыдан-туры эфир барышында тыңлаучыларга шулай ук МФЦ офисларында бизнес өчен оештырылган хезмәтләр күрсәтәчәкләр, - диде Башкортостан Республикасы МФЦ директоры урынбасары Эльвира Габдрәхимова.
Туры эфир 1 декабрьдә, 16:30 сәгатьтә булачак, катнашу - бушлай.