Алар йомырка салсын өчен иң мөһиме - якты көнне озаккарак сузу. Моның өчен кетәклектә ут кабызырга кирәк. Алар өчен яктылык 14 сәгатьтән дә ким булырга тиеш түгел.
Температурага килгәндә, әлбәттә, ул плюс булырга тиеш, кошларның уңайлы яшәеше өчен +5 җитәрлек. Су бозга әйләнмәячәк һәм йомырка туңып ярылмаячак.
Тагын бер мөһим фактор - үтәли җилнең булмавы. Кетәклек җылы булырга тиеш, ләкин анда ягып торырга кирәк түгел. Яхшылап җылытырга кирәк. Идәне җир булса, бик әйбәт, димәк, анда пычкы чүбе салып, җылы булачагына шикләнмәскә була. Иң мөһиме - кыш дәвамында бернәрсәне дә җыештырырга кирәкми.
Эш шунда: тавык тизәге, пычкы чүбе белән буталып, табигый рәвештә җылылык чыгарачак, ә тавыклар моны үзләре йомшартачак һәм сезгә тырма кирәк булмаячак. Ләкин сезнең мондый түшәмә ясау мөмкинлеге булмаса, җылыткычны кабызыгыз.
Тагын да тавыкларга артык дымлылык зыянлы. Кошларны кышын да тышка чыгару яхшы.
Алар артык май тупламасын өчен бер почмакка кәбестә ише нәрсә элеп куегыз. Тавыклар, шуны чукып алыр өчен сикереп, авырлыкларын югалтачак.
Фото: pulse.mail.ru