+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 декабрь 2022, 17:25

“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?

Бүген Уфада VIII Бөтенрусия юридик форумы кысаларында "Ел юристы" еллык премиясен тапшыру булды. Ул 2011 елда гамәлгә куелган һәм бу елларда 81 кеше лауреат булган.

“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?

“Без ел саен бу мөһим вакыйганы үткәрәбез. Төп бурыч - безнең илебезне махсус хәрби операция кысаларында саклаучы һәм республикабыз үсешен, аның икътисадының тотрыклы эшләвен тәэмин итүче егетләргә ярдәм итү. Хезмәттәшләремә аеруча рәхмәт белдерәсем килә - үз теләге белән күченеп килергә мәҗбүр булган, мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итүче юристларга, безнең яңа территорияләрдә эшләүче юристларга. Безнең юристлар ассоциациясе - илдә алдынгы позицияләрдә торучы оешма”, - дип билгеләп үтте, премияне тапшыру тантанасын ачып, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

2022 елгы лауреатларның исемнәрен игълан итү алдыннан республиканың әйдәп баручы юристлары Русия юристлары ассоциациясенең Мактау грамоталары һәм төбәк бүлекчәсенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

“Фән үсешенә өлеш керткән өчен” номинациясендә “Ел юристы” премиясе лауреаты итеп юридик фәннәр докторы, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Хокук институты финанс һәм экология хокукы кафедрасы профессоры Равил Гыйззәтуллин танылды, ул Башкортстан һәм Русиянең экологик хокукын үстерүгә зур өлеш кертте.

"Хокук яклау эшчәнлеге" номинациясендә адвокат, Башкортстан Адвокатлар палатасы президенты Денис Юмадилов һәм Русия юристлары ассоциациясенең Чишмә төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Якупова лауреатлар
булды.

Республика Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариаты җитәкчесе урынбасары Нәүфәл Янбухтин “Законнарны үстерү” номинациясендә лауреат булды, ә Башкортстан Башлыгы каршындагы СПЧ әгъзасы Олег Галин “Хокукый мәгариф” номинациясендә билгеләнде.

"Юридик белем бирү һәм тәрбия" номинациясендә лауреат булып Яшь юристлар ассоциациясе советы рәисе, Хокук институты директоры урынбасары Наталья Латыйпова танылды.

“Гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше өчен” Дәүләт җыелышы Рәисе урынбасары Вадим Старов һәм Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле билгеләп үтелделәр.

"Юридик юнәлештәге тапшырулар циклы өчен" наминациясендә лауреат булып Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова танылды.

Уфа шәһәр Советы депутаты Артур Шәйнуров һәм Салават хакимияте башлыгы Игорь Миронов Русия юристлары ассоциациясе эшчәнлегенә ярдәмнәре өчен бүләкләнде.

Быел беренче тапкыр "Гражданлык-патриотик өлеш өчен" яңа номинация гамәлгә куелды, аны күчеп килүчеләрне хокукый укыту эшендә, махсус операция шартларында гуманитар миссияләрдә катнашканы, Русия юристлары ассоциациясе эшчәнлегенә ярдәм иткәне өчен юристлар ассоциациясенең Чакмагыш бүлекчәсе рәисе Олеся Никитинага тапшырдылар.

2017 елда исемле ике премия дә булдырылды, алар – Петр Россинский һәм Анатолий Венедиктов исемендәгеләр. Төрле елларда аңа Радий Хәбиров, Андрей Назаров, Виктор Блажеев, Бронислав Гонгало, Алексей Касьянов, Илона Макаренко һәм башка бик күпләр ия булды.

Бу елның А. Венедиктов исемендәге премиясе лауреаты дип “Русия юристлары ассоциациясе" Гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Степашин танылды.

Фото: glavarb.ru

“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
“Ел юристы” премиясен кемнәр алды?
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас