+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 декабрь 2022, 07:45

Егерме биш эш урыны булачак

«Чишмә М-5» компаниясенең инвестиция проекты Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы белән берлектә Үсеш корпорациясе тарафыннан масштаблы дип танылды.

Егерме биш эш урыны булачакЕгерме биш эш урыны булачак
Егерме биш эш урыны булачак

Әлеге статус аңа "Инвестиция сәгате"нең чираттагы утырышы барышында бирелде. Инвестор тормышка ашыруга якынча 52,7 миллион сум акча кертергә планлаштырган башлангыч Чишмә районында 25 яңа эш урыны булдырып, инде булган юл буе комплексын модернизацияләүне күздә тота.

- Узган ел инвестор объектны модернизацияләүнең беренче этабын тәмамлады, комплекс территориясендә кунакханә, кафе һәм минимаркет урнаштырды. Икенче этап йөк һәм җиңел автомобильләр өчен парковка зонасын төзекләндерү, шулай ук автомойка һәм техник хезмәт күрсәтү станциясен төзү юлы белән территорияне һәм хезмәтләр спектрын киңәйтүне күздә тота, - дип аңлатты Башкортостан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Инвесторга хакимият органнары һәм муниципалитет вәкилләре белән хезмәттәшлек итү, шулай ук проектны приоритетлы исемлеккә кертү өчен документлар әзерләүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтелде. Корпорация проектны тулысынча тормышка ашырганчы озата барачак.

Масштаблы дип тану өчен проект берничә таләпкә туры килергә тиеш: төбәкнең өстенлекле инвестпроектлары исемлегенә кертелергә һәм кимендә 25 эш урыны булдыруны күздә тотарга. Моннан тыш, проект инициаторы аның бәясенең ким дигәндә 50 проөенты күләмендә финанслау мөмкинлеген расларга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, төбәктә 2020-24 елларга Башкортстан Республикасы территориясендә юл буе сервисын үстерү концепциясе гамәлгә ашырыла. Документ белән 1000гә якын яңа объект төзү каралган, шулкадәр модернизацияләү планлаштырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас