

Бу хакта Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Черенков төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Юллар хакында мөрәҗәгатьләр 2 тапкыр диярлек кимегән - 692. Бу - элеккегә караганда 624кә кимрәк. Халык юлны һәм юл читләрен кардан һәм боздан чистарту кирәклеге турында язуын дәвам итә, бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү турында сорый.
Узган атнада шулай ук сәламәтлек саклау буенча - 627 мөрәҗәгать, төзекләндерү - 576, торак-коммуналь хуҗалык - 491, социаль хезмәт күрсәтү бунча 367 мөрәҗәгать теркәлгән.
Төбәк халкы мөрәҗәгатьләренең максималь артуы сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтелә - алдагы атнага караганда 135кә күбрәк. Бу темага күп шалтыратулар Башкортстанның Ситуацион үзәгенә дә теркәлгән - бер атна эчендә үзәккә 18 479 тапкыр шалтыраттылар.
Фото: mybashkortostan.ru