- Кышкы чорда урам-юл челтәрен карап-тоту, урамнарны, тротуарларны һәм ишегалларын кардан чистарту аерым игътибар таләп итә торган мәсьәләләрнең берсе булып тора. Агымдагы елда муниципалитетларга 239 берәмлек коммуналь техника сатып алу өчен республика бюджетыннан якынча 1,5 млрд. сум бүлеп бирелде. Шулай ук республика Хөкүмәте ярдәме белән "Башкиравтодор" компаниясе 150 млн. сумнан артык суммага 13 махсус машина сатып алды, - диде Андрей Назаров.
Бүгенге көндә муниципаль бюджет учреждениеләре, идарәче һәм хезмәт күрсәтүче компанияләр, шулай ук эшчәнлекне контрактлар яисә килешү нигезендә гамәлгә ашыручы башка коммерция оешмалары карамагында 2537 берәмлек коммуналь техника бар, дип хәбәр итте Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алан Марзаев.
Фото: pravitelstvorb.ru