+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 декабрь 2022, 06:20

“Поликлиникалар төзибез, җиһазлар сатып алабыз...”

Республика Башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгы эшен тәнкыйть утына тотты.

“Поликлиникалар төзибез, җиһазлар сатып алабыз...”“Поликлиникалар төзибез, җиһазлар сатып алабыз...”
“Поликлиникалар төзибез, җиһазлар сатып алабыз...”
Башкортстан Башлыгы барлык мобилизацияләнгән кешеләр, аларның хатыннары, балигъ булмаган, шулай ук колледжларда һәм вузларда укучы 23 яшькә кадәр булган балалары өчен бер тапкыр 20шәр мең сум акча түләү турындагы указга кул куйган. Бу хакта Радий Хәбиров Хөкүмәтнең атналык оператив киңәшмәсендә белдерде.

”Инде берничә ай безнең мобилизацияләнгән егетләр үз йортларыннан еракта яши. Яңа ел бәйрәмнәрен алар гаиләләреннән еракта үткәрергә мәҗбүр. Без бюджетта акча салдык. Бу нәкъ Яңа елга тәгаенләнә. Безнең бүләк илебезне яклаучыларыбызга ярдәм итәр һәм аларның гаиләләрен сөендерер, дип ышанам. Акча 26 декабрьгә кадәр күчәргә тиеш”, – диде Радий Хәбиров.
Мобилизацияләнгәннәргә акча аларның банк исәпләренә күчереләчәк. Гаиләләргә түләүләр мөмкин кадәр гадиләштерелгән тәртиптә күрсәтеләчәк: аларга социаль яклау органнары, КФҮ, яки республика “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша гариза бирү җитә.
Башкортстанда эпидемиологик сезон башланганнан бирле ОРВИ һәм грипп белән авыруның 337282 очрагы теркәлгән. Бу хакта Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Бүгенге көнгә Башкортстан грипптан 1 896 230 доза вакцина алган, алар белән 1 895 360 кеше прививка ясаткан. Башкортстанда үткән тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның яңа 150 очрагы теркәлгән. Стационар дәвалауда 206 пациент исәпләнә, 1 846 кеше йорт шартларында дәвалана. Русия Хөкүмәтенең Координация үзәге мәгълүматлары буенча, соңгы 30 көндә авыру дәрәҗәсе 51 процентка кимегән.
Башкортстан халкы табибларга языла алмый. Бу хакта республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы урынбасары Дмитрий Черенков хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, узган атнада “Инцидент-менеджмент” системасына сәламәтлек саклау темасы буенча шикаятьләр күп кергән. “Табиблар җитешмәүдән тыш, булган белгечләр үзләре авырган очраклар да бар. Шуңа бәйле рәвештә аларны кабул итүгә язылу вакытлыча үткәрелми”, – дип аңлатты Черенков.
Бер атна элек оператив киңәшмәдә әлеге мәсьәлә күтәрелгән иде инде. Ул чакта Радий Хәбиров үзенең Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга, Сәламәтлек саклау министрлыгына, Уфа мэриясенә халык белән очрашырга һәм аларның шикаятьләрен тыңларга кушты. Айрат Рәхмәтуллин Башкортстан Башлыгы кушуы буенча узган җомгадан комиссиянең районнарга чыга башлавы турында отчет тотты. Аның сүзләренчә, кайбер медицина учреждениеләрендә бу мәсьәләне кадрларны алыштыру ярдәмендә генә хәл итеп була. “Тиешле карарлар кабул итегез, Сез бит министр! Әгәр кем дә булса бурычын үти алмый икән, димәк, аны вазыйфасыннан бушатырга кирәк, – диде Радий Хәбиров. – Кеше табибка языла алмый. Мин моны аңламыйм, югыйсә, ковид та, гадәттән тыш хәл дә юк. Поликлиникалар төзибез, җиһазлар сатып алабыз, барысы да бар кебек. Ә шалтыратулар арта гына. Башка эшләрегезне читкә куеп, шушы эш белән шөгыльләнегез!”
Узган атнада юллар торышына зарланулар саны кимү күзәтелгән. Халыктан әлеге тема буенча ике тапкыр кимрәк мөрәҗәгать кергән. Шулай да ул иң актуаль мәсьәлә булып кала. Еш кына кешеләр юлларны кардан чистартуның сыйфатына зарлана. Элеккечә мөрәҗәгатьләрнең 94 проценты муниципаль юллар торышына кагыла. “Уфа, Иглин һәм Белорет районнары турында аерым әйтергә кирәк. Аларда кар бик күп яуды. Әйтик, Белоретта тәүлегенә өч айлык норма яуган. Муниципалитет хакимиятләре актив рәвештә юлларны кардан чистарта, әмма кыска вакыт эчендә мондый эшләрне башкара алмый”, – дип ассызыклады Дмитрий Черенков.
Башкортстан Башлыгы бакча ширкәтләренә юллар салуның сыйфаты белән канәгатьсезлек белдерде. Ул билгеләп үтүенчә, Уфа һәм Чишмә районнарына аерым игътибар бирү зарур. “Без быел беренче тапкыр бакчачыларга 50 миллион сум акча бүлдек. 50 миллионга юлны ремонтларга мөмкин: анда сездән беркем дә асфальт түшәүне сорамады. Контроль идарәсе чыгып тикшергән һәм исәпләп чыгарган – комташны 6 сантиметрга кимрәк, дистәләрчә һәм йөзләрчә мең кубка азрак салганнар. 50 миллион бирдек, яртысын урлап бетергәннәр”, – дип ачу белдерде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы билгеләп үтүенчә, акча үзләштерү факты ачыкланса, гаеплеләрне җәзага тарттырырга кирәк. “Мин беркайчан да ул яклы булмадым, ләкин булган барлык материалларны җыегыз да Прокуратурага җибәрегез. Әгәр җинаять ачыкланса, аларны утыртсыннар”, — дип йомгак ясады Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә санлы үсеш министры Геннадий Разумикин 2015 елдан эшләп килүче “Башкортстан Республикасында электрон белем бирү” порталы мөмкинлекләре турында сөйләде. Хәзер анда республиканың 800 меңнән артык кешесе керә, биредә 900дән артык бушлай электрон ресурс тәкъдим ителгән.
Имзаланган килешү кысаларында портал Русиянең тагын өч төбәгендә (Бурятия Республикасы, Липецк, Ырынбур өлкәләре) кулланыла. Әлеге төбәкләргә “Санлы грамоталылык” электрон курсын куллану хокукы бирелде. Башкортстан тәҗрибәсе башка төбәкләр тарафыннан санлы икътисад компетенцияләренә квалификация күтәрү бурыч­ларын гамәлгә ашыру өчен файдалануга тәкъдим ителде, ә “Санлы грамоталылык” проекты “Проф-ИТ” конкурсында беренче урынны яулады.
Радий Хәбиров мәгариф һәм фән министрына эксперимент сыйфатында электрон мәгариф системасының, аерым алганда, укучыларны дистанцион укытуның ничек эшләвен тикшерергә тәкъдим итте. Әйтик, мондый эксперимент шимбә көнне мәктәпләрдә дәресләр булмаганда үткәрелергә мөмкин һәм Уфада түгел, ә Октябрьский, Туймазы кебек шәһәрләрдә. Югыйсә, коронавирус башлангач, бу юнәлештә бик күп проблемалар ачыкланды. Нәтиҗәдә, декабрьдә эксперимент үткәрергә, төпкелдәге торак пунктлардан мәктәп укучыларын катнашуга җәлеп итәргә һәм кире элемтә белән тулы дәресләр үткәрергә карар кылынды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас