

Әлеге чара "Хәрби туганлык"ның 20 еллыгына багышланды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов сүзләренчә, бу - илнең иң абруйлы оешмаларының берсе. Ул үз сафларында 120 меңнән артык әгъзаны – Русия Федерациясенең 84 төбәгеннән 35 локаль сугыш һәм кораллы конфликт ветераннарын берләштерә.
Безнең республикада "Хәрби туганлык" сафларында 3 меңнән артык кеше исәпләнә. Сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәрвакыт актив позицияләрен белдерә, күп кенә республика чараларында катнаша. Бүген дә алар яхшы үрнәк күрсәтә.
- Махсус хәрби операциягә киткән егетләребезгә алар сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итә: гуманитар йөкләр җибәрәләр, кыйммәтле тәҗрибәләре белән уртаклашалар, хәтта үзләре дә иреклеләр булып китәләр. Мондый үрнәк армиягә алынучы яшь егетләр өчен аеруча мөһим. Бу - батырлык, каһарманлык һәм үз Ватаныңа булган мәхәббәтнең чын мисалы, - дип ассызыклый Ирек Сәгыйтов.
Фото: социаль челтәрләрдән