

"Республика Башкортостан" нәшрият йорты генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Рәсүл Сәфәргалиев агымдагы елның көзендә мобилизацияләнгән хезмәткәрнең гаиләсенә " Өмет" гәәзитенә һәм "Кызыл таң" канаты астында чыгып килүче, Башкортстан балаларының яраткан, балалар бакчаларында һәм башлангыч сыйныфларда уку әсбабы буларак яратып файдаланылучы, сабыйларның көтеп алган төсле "Әллүки" журналына язылу бүләк итте.
Рәсүл Рәүф улы әлеге кырыс вакытта укучылар ышанычлы чыганаклардан сыйфатлы мәгълүмат алырга тиеш, дип исәпли. Уд мондый акцияләрнең хезмәттәшләребезгә, һичшиксез, рухи ярдәм күрсәтүен ассызыклый.
Язылу эстафетасын Рәсүл Сәфәргалиев Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизовка тапшыра.
Без дә җитәкчеләрне, эшкуарларны һәм битараф булмаган, ярдәмчел кешеләрне "Добрая подписка" акциясенә кушылырга чакырабыз. Моның өчен "Республика Башкортостан" нәшрият йорты басмаларына почта бүлекчәсе аша яисә сылтама буенча язылып, социаль челтәрләрдә түбәндәге хештэглар белән пост урнаштырыгыз: #zанаших, #подпишьие выиграй, #добраяподписка.