+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 декабрь 2022, 14:10

Җиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышланган митинг узды

Русиядә Ватан Геройлары көне - ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу дата уңаеннан Башкортстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында Ватан Геройлары катнашлыгында тантаналы чаралар уза.

Җиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышланган митинг уздыҖиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышланган митинг узды
Җиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышланган митинг узды

Уфада Җиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг булды. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Тамара Тансыккуҗина, Башкортстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова, көч структуралары һәм ведомстволар җитәкчеләре, Кораллы Көчләр ветераннары һәм яшьләр оешмалары вәкилләре Бөек Ватан сугышында һәм локаль сугышларда һәлак булган каһарманнар истәлегенә, Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр белән кәрзин салды.

Җыелганнар һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бүген Ватан Геройлары көне - иң мактаулы дәүләт бүләкләренә - Советлар Союзы, Русия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий ордены һәм Дан орденына лаек булучыларга иң югары дәүләт һәм иҗтимагый хөрмәт билгесе.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас