

"Бу үзенчәлекле көн, һәм аның тирән тарихи тамырлары. Безнең бөтен зур илебез үзенең Геройларын хөрмәтли, чөнки бу кешеләр - халыкка намуслы һәм фидакарь хезмәт итүнең чын үрнәге.
Безнең Ватаныбыз һәрвакыт үз саклаучыларының сугышчан традицияләре, батырлыгы һәм фидакарьлеге белән дан тоткан.
Русия сугышчыларының батырлыгы символы - Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләгән һәм сугышкан буын.
Аларның батырлыклары - безнең замандашларыбыз, Әфганстанда үз бурычын үтәүчеләр, Төньяк Кавказда, Сүриядә һәм хәзер Украинадагы хәрби операция барышында Ватаныбызның тыныч киләчәген саклаучылар өчен үрнәк.
Хәзерге дөньяда Ватанны саклаучыларның тарихи хәтер һәм батырлыклары турында дөреслекне саклау элеккечә һәрберебез өчен мөһим, һәм әлбәттә - яшьләр өчен.
Геройлар - безнең кебек үк кешеләр, алар безнең белән бергә эшлиләр, укыйлар, яраталар, өйләнешәләр, балалар табалар, дусларына ярдәм итәләр - гадәти тормыш белән яшиләр. Әмма Ватан чакыргач, алар һәрвакыт беренче булып җавап бирәләр - шундук һәм икеләнүсез. Без Геройлар белән горурланабыз һәм Ватанны саклаучыларның якты истәлеге алдында баш иябез, алар турында һәрвакыт истә тотабыз", - диелә Игорь Комаровның котлавында.