+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 декабрь 2022, 15:58

Торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча сораулар - беренче урында

Үткән атнада Республика белән идарә итү үзәгенең мәгълүмати системалары - "Инцидент менеджмент" һәм "Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез" кире элемтә платформасы халыкның 4 763 хәбәрен теркәгән.

Торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча сораулар - беренче урындаТорак-коммуналь хуҗалык темасы буенча сораулар - беренче урында
Торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча сораулар - беренче урында

Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә бүген хәбәр итте.

Республика белән идарә итү үзәге статистикасы буенча, сәламәтлек саклау темасына шикаятьләр саны кимеде. Бер атна эчендә мөрәҗәгатьләр саны 152гә кимегән - 475кә калган. Халык социаль челтәрләрдә табибларга язылу белән бәйле авырлыклар турында язган.

Халыкны борчыган темалар арасында: торак-коммуналь хуҗалык темасына - 765 мөрәҗәгать, сәламәтлек саклауга - 475, социаль хезмәт күрсәтүгә - 429, төзекләндерүгә - 406, юллар темасы буенча - 378 мөрәҗәгать. Төрле темалар буенча Башкортстанның Ситуацион үзәгенә бер атнада 19 594 шалтырату килгән.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас