+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 Декабря 2022, 15:47

Рима Баталова орден белән бүләкләнде

Русия Дәүләт думасы депутаты, Паралимпия уеннарының 13 тапкыр чемпионы Рима Баталова Русия дәүләт бүләгенә лаек булды.

Рима Баталова орден белән бүләкләндеРима Баталова орден белән бүләкләнде
Рима Баталова орден белән бүләкләнде

Бүген, 13 декабрьдә, Кремльдә узган тантанада Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Рима Баталовага II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды. Бу хакта Республика Башлыгы Хакимиятенең социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр ителә.

Башкортстан - паралимпияче атлетларны әзерләү буенча Русия үзәкләренең берсе. Ә 1992 елда Русия җыелма командасы составында Паралимпия уеннарының "алтын"ын откан беренче спортчы Рима Баталова булды. Аның исеме белән республиканың Спорт әзерлеге үзәге аталган.

 

 

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Денис Таваев
Читайте нас