

- Бүгенге икътисади шартларда халык дипломатиясе мөһим тышкы сәяси ресурска әверелә. Нәкъ менә шунда без Ассамблеянең төп бурычларының берсен күрәбез, ул үз сафларында Евразия континентының 50дән артык илен берләштерә. Узган ике елда Ассамблея вәкиллегенең Башкортстан бүлеге республикада берничә эре проектны гамәлгә ашырды, - диде Андрей Назаров. - Бүгенге очрашу контекстында безнең вәкиллекнең Италиядән чыккан кешеләр белән хезмәттәшлеген билгеләп үтәм. Без Италия һәм Русия эшкуарлары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен ышанычлы атмосфера булдыра алдык.
Министрлар кабинеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, вәкиллек вакытында Италия Республикасы белән үзара хезмәттәшлек комитеты төзелгән. Заманча санкцион чикләүләр шартларында аның эшчәнлеге мәдәни-интеграцион багланышларда гына түгел, икътисади хезмәттәшлекне төзегәндә дә үзенә күрә бер күпер булып тора.
Евразия халыклары ассамблеясе Генеральный секретаре урынбасары Станислав Королев сөйләгәнчә, хөкүмәтнеке булмаган әлеге оешма дөньяның төрле илләрендә 2 меңнән артык чара гамәлгә ашырган. Аның сүзләренчә, чит ил коллегалары белән даими аралашу Европа эшкуарларының Русия белән мөнәсәбәтләрен сәясәткә карамыйча сакларга теләүләрен дәлилли.
- Русия һәрвакыт читләтеп узарга ярамый торган ил булачак һәм Башкортстан аның нәкъ үзәгендә. Республика өчен бик күп мөмкинлекләр ачылды, һәм мин аларның уңышлы гамәлгә ашырылуын телим, - дип ассызыклады Станислав Королев.
Фото: pravitelstvorb.ru