+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 декабрь 2022, 09:45

“Башкортстан кешеләргә яшәү өчен иң яхшы төбәк булырга тиеш”

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

“Башкортстан кешеләргә яшәү өчен иң яхшы төбәк булырга тиеш”“Башкортстан кешеләргә яшәү өчен иң яхшы төбәк булырга тиеш”
“Башкортстан кешеләргә яшәү өчен иң яхшы төбәк булырга тиеш”


"Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән чыгыш ясады. Хөкүмәткә киләсе елга берничә йөкләмә бирелде. Кыскасы, безнең ориентир 2023 елга шундый:

Юлларны төзүгә һәм реконструкцияләүгә 4 млрд. сум бүлеп бирү йөкләнгән.
Муниципалитетлардан юлларга 10 млн. сум күләмендә җәлеп итәргә.
"Башкортстанда озын гомер" программасын финанслауны арттырырга.
Авыл территорияләрен яктыртуга 300 млн. сум юнәлтергә.
Хөкүмәткә ведомстволар белән берлектә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне инвентарлаштыруны уздыру йөкләнгән; 2024 елга файдаланылмаган җирнең бер гектары да калырга тиеш түгел.
Табибка язылуның даими мөмкинлеген тәэмин итәргә.

Яшь авыл укытучыларына грантлар санын 150гә кадәр арттырырга.

Республика Башлыгының Юлламасы һәм күрсәтмәләре, беренче чиратта, кешегә юнәлтелгән. Республика һәм илнең уңышы һәр кешенең иминлеге, аның Ватанында яшәү һәм эшләү аша гына мөмкин. Без барыбыз да Башкортстанның кешеләргә яшәү өчен иң яхшы төбәк булуына омтылырга тиеш.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 2023 ел Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы булачак. Алга таба эшлибез!” – дип яза ул.

Фото: vk.com/agnazarov

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас