Башкортстан Башлыгы Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасын игълан иткән вакытта, мәгариф системасына ярдәм һәрвакыт республиканың төп өстенлекләре арасында булачак, диде.
“Дүрт ел эчендә республикада 32 мәктәп һәм 59 балалар бакчасы төзелде һәм реконструкцияләнде. Бигрәк тә ил Президенты Владимир Владимирович Путинга мәктәп биналарын капиталь ремонтлау программасы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Элек без бу максатларга елына 600 миллион сумнан артык акча бүлә идек. Президент программасы ярдәмендә без бу максатларга ике елда 6,5 миллиард сумнан артык акча юнәлтәчәкбез. Нәтиҗәдә, барыннан да элек авылдагы 140 мәктәп бинасын ремонтлаячакбыз. Мондый күләмдә эшләр моңа кадәр беркайчан да булмаган.
Республика бюджеты исәбенә 90 колледжның биналарында һәм тулай торакларында 700 миллион сумнан артык суммага ремонт үткәрдек.
Башкортстан колледжларын тәмамлаучылар предприятиеләрнең конкрет таләпләренә җавап бирә башлады. 2019 елдан башлап 60 колледж базасында 188 заманча остаханә булдырылды. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан — илдә лидерлар бишлегендә.
Безнең уртак бурычыбыз – педагог һөнәренең абруен күтәрү, аның социаль яклануын көчәйтү. Республика мәктәпләренә, бигрәк тә авыл мәктәпләренә яшь белгечләр агымы кирәк. Хөкүмәткә киләсе елдан яшь авыл укытучыларына грантлар санын 150гә кадәр арттырырга кушам.
Бигрәк тә фән һәм югары белем үсешенә тукталасым килә. Фәнни-технологик үсешнең беренче милли рейтингында республика иң яхшы төбәкләр бишлегенә кереп, 4 нче урынны яулауды.
Безнең уңышларның локомотивы — дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге. Безнең фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге республиканың фәнни-технологик үсешенә 16 миллиард сумга якын федераль финанслау җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Бу акча шул исәптән безнең университетларда һәм фәнни учреждениеләрдә заманча җиһазлар белән ике дистәдән артык лаборатория булдырырга мөмкинлек бирде.
Президент игълан иткән Фән һәм технология унъеллыгына республика яхшы нигез белән керә. Мондый стратегик яктан ышанычлы карар өчен без бик рәхмәтле.
Бу эштә Уфа фән һәм технология университеты мөһим роль уйный.
2030 елга яңа югары уку йорты үсешнең амбициоз күрсәткечләренә чыгарга – 50 мең студент, 3 меңнән артык укытучы һәм галим, елына 12 миллиард сум керем алырга тиеш. Бу вузда Русиянең 30 алдынгы инженер мәктәбенең берсе «Киләчәк моторлары» эшли башлый.
Безгә алга барырга, яңа максатлар һәм бурычлар куярга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә хакимияткә Евразия фәнни-мәгариф үзәге катнашучылары белән берлектә 2030 елга кадәр республиканың фәнни-технологик үсеше программасын әзерләргә кушам”, — диде Радий Хәбиров.
Фото: calendata.ru