+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 декабрь 2022, 13:59

"Яхшы идеяне күтәреп алырга тиешбез!"

Республика Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында башкаланың 450 еллыгы алдыннан Уфаны төзекләндерүгә аерым игътибар бирелде. Бу хакта "Уфа муенсасы" проекты җитәкчесе, Уфа Иҗтимагый палатасы секретаре Әнвәр Байков үз фикерен белдерде.

"Яхшы идеяне күтәреп алырга тиешбез!""Яхшы идеяне күтәреп алырга тиешбез!"
"Яхшы идеяне күтәреп алырга тиешбез!"

- Быел, чыннан да, бик күп парклар төзекләндерелде, - дип билгеләп үтте ул. - Бу бик шәп: парклар ярдәмендә шәһәрдә киеренкелек кими, халык йөрер урыннар да бар. Миңа Уфа ошый. Ул үзе якты, яшел, Европа шәһәрләрен хәтерләтә. Ә үзгәрешләр аны тагын яхшырак итә. Сүз уңаенда, Радий Фәритович иҗтимагый киңлекләрне яктырту мәсьәләсен дә күтәрде, бу да бик мөһим, ул - хәвефсезлек һәм уңайлылык күрсәткече. Кешеләр якты урыннан йөри.

Гомумән, төзекләндерүнең барлык элементлары да шәһәрнең тышкы уңайлыгын булдыруга юнәлтелгән. Бу подъездлар да, юллар да, социаль инфраструктура да. Ә Уфаның Кузнецов Затоны микрорайонын алсак, анда халыкка балалар бакчасы, мәктәп, парклар җитми. Районны геттога әйләндермәс өчен, аңа акча салырга кирәк. Билгеле бер хәрәкәтләр дә күзәтелә: балалар бакчасы төзелә, мәктәп проектлана, юллар төзекләндерелә. Хәер, минемчә, инфраструктураны башта төзүче үзе төзегән булса, дөресрәк булыр иде.

Ә күптән түгел «Уфа муенсасы» проекты кысаларында Кузнецов Затоны халкы белән очрашу узды. Микрорайон яңа, биредә яшь гаиләләр күп, халыкның үзләре дә активлык күрсәтүе әйбәт. Алар кызыклы үсеш идеяләре тәкъдим иттеләр: кешеләр үзләре үсемлекләр турында кайгырта алырлык Европа бакчасы булдыру; урман массивын чистарту һәм анда яктыртылган сквер булдыру; балалар шөгыльләнә алырлык иҗтимагый мәдәни үзәк булдыру.

Без очрашу нәтиҗәләре буенча техник бирем формалаштырачакбыз һәм аны шәһәр хакимиятенә тәкъдим итәчәкбез. Территорияләрне төзекләндергәндә кешеләрнең фикерләрен исәпкә алсак иде. Муниципалитетлар яшәүчеләрнең мондый объектларга булган үтенечләрен өйрәнүен дөрес дип саныйм. Радий Хәбировның Юлламасында да кешеләр турында кайгырту идеясен барыбыз да күтәреп алырга тиеш.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас