+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 декабрь 2022, 04:55

“Рухлы, көчле һәм бердәм булыйк!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.15 декабрьдә Дәүләт җыелышы-Корылтайның 49нчы утырышы кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров парламентарийларга һәм гражданнарга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Чарада Федерация Советы сенаторлары һәм Башкортстаннан Русиянең Дәүләт думасы депутатлары, төбәк Хөкүмәте әгъзалары, федераль ведомстволарның башкарма власть органнары һәм территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары, коммер­циягә карамаган оешмалар, республиканың социаль, мәдәни, мәгариф учреж­дениеләре вәкилләре, традицион конфессияләр лидерлары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре катнашты.

“Рухлы, көчле һәм бердәм булыйк!”“Рухлы, көчле һәм бердәм булыйк!”
“Рухлы, көчле һәм бердәм булыйк!”
“Борылыш елларында яшибез, глобаль дөнья тәртибен үзгәртү, безгә каршы Көнбатыш белән ачык каршы тору вакыты. Безнең илгә, барыбызга да гаять зур басым бара, моңарчы күрелмәгән санкцияләр кертелде.

Ләкин без сезнең белән бик нык торабыз, чөнки беләбез: хаклык — бездә!” — диде Радий Хәбиров.

Якташларыбыз – чын геройлар
Президент Владимир Путин илне җитәкләгән чорда хәзерге Русия дөньяда элекке абруен кайтарды. Илебез яңа союздашлар һәм партнёрлар таба. Хәрби, икътисади куәтен арт­тыра. Яңадан бөек державага әверелә, гаделлекне һәм күп­поляр дөньяны яклый.

Бүген Русия сугышчылары дөньяны нацизмнан саклый, Русия өчен көрәшә. Алар арасында — безнең республикадан меңлә­гән кеше, иреклеләр, Русия Герой­ла­ры Миңнегали Шәйморатов, Александр Доставалов исемен­дәге башкорт батальоннары. Ки­ләсе атнада милли герой Салават Юлаев исемендәге өченче батальонны озатабыз.
Бөтен республика белән якташларыбыз өчен борчылабыз, алар барысы да — чын геройлар. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар, аларга актив ярдәм итәбез.

Донбасска ярдәм
Тугандаш Донбасска ышаныч­лы иңе­без­не куйдык. Дистәләгән гуманитар конвойларны, меңләгән “халык посылкаларын” җибәрдек. Хәрби хәрәкәтләр зонасыннан эвакуацияләнгән гаиләләрне кабул иттек. Бүген Башкортстан табиблары Донбасста үзенең вахтасын үти. Төзүчеләр, коммуналчылар Красный Лучта, Ма­риупольдә дистәләгән торак йортны, социаль, инженерлык һәм юл инфраструктурасы объектларын төзеде һәм тергезде.

Без логистика үзәге төзе­дек, анда сәнәгать предприятие­ләре, оешмалары, республика халкы ярдәмгә килә. Башкортстанда төбәк түләүлә­ре кертелде, махсус операциядә катнашучыларның ата-аналарына, хатыннарына һәм балаларына ярдәм итүнең 30дан артык яңа чарасы кабул ителде.

Төп бурыч
Узган елда сәнәгать җитеш­терүе күрсәт­кече 8 процентка диярлек артты, быелның 10 аенда – 2,8 процентка. Без Башкорт­станның Русиядә сәнәгать сәясә­тен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында ике ел рәттән беренче урында торуы белән горурланабыз.

Бүген предприятие җитәк­че­ләренә рәхмәт әйтәсем килә, алар, санкцион басымга карамастан, проблемаларны хәл итә, эш урыннарын саклый, илнең икътисади куәтен ныгыта.

Инвестицияләр
Республика илнең Инвестицион рейтингы лидерлары бишле­генә лаеклы рәвештә керә. Соңгы өч елда бездә инвестицияләр күләме өчтән бергә диярлек артты (31 процентка). Бу бик җитди алга китеш. Һәм бу гади саннар гына түгел, бу — яңа производстволар һәм эш урыннары.

Авыл – горурлыгыбыз
Башкортстан аграрийлары аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Быел алар батырларча тырышып эш­ләде. 10 айда авыл хуҗалыгы про­дукциясе җитештерү күләме 25 процентка диярлек артты, экспорт күләмнәре саклап калынды. Аграрийлар 5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп, 30 ел элек куелган рекордка иреште.

Ә гомумән алганда, 4 миллион тонна ашлык уңышы үстереп алу безнең өчен гадәти хәл булырга тиеш, дип саныйм. Ә берничә елдан – 5 миллион тонна. Һәм бу — кабинеттан ниндидер хыяллар кору тү­гел, ә безнең уйланылган планнарыбыз, алар тармакның тирән техник һәм технологик модерниза­ция­сенә нигезләнә.

Лаеклы тормыш шартлары
Лаеклы тормыш шартлары нәрсә соң ул? Бу эш, яхшы медицина, мәгариф, уңай­лы мохит, спорт һәм мәдәният.

Бүген республикада яңа тарихта эшсез­лекнең иң түбән дәрә­җәсе күзәтелә. Ләкин безне хәзер икенче нәрсә борчый – күп предприя­тиеләрдә эшче куллар җитми. Ә бит безнең сәнәгать хәзер актив үсә. Шуңа күрә төп бурычлары­быз­ның берсе – кадрлар әзерләү. Бу безнең республика, икътисадыбыз, алга таба хәрәкәт итү өчен мө­һим мәсьәлә.

Торак төзелеше
Быел республиканың төзелеш комплексы рекордлы 3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшыруга якынлашты. Ләкин бу да хәзер аз. Безгә республика шәһәрләрен үстерү өчен яңа мәйданчыклар турында уйларга кирәк. Уфада Агыйдел аръягына без инде “ДОМ.РФ”ның 8,4 миллиард сум инфраструктур облигация займнарын җәлеп иттек һәм бу перспектив территорияне колачлы үзләштерүгә кере­шәбез.

Киләсе елда “алданган өлешче­ләр” проблемасы тулысынча хәл ителергә, ә 2030 елга “Торак һәм шәһәр мохите” го-мумдәүләт проектының максатчан күрсәтке­ченә ирешелергә – ел саен 4 миллион квадрат метр арзан һәм уңайлы торак төзелергә тиеш.

Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы
2023 ел Башкортстанда Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы булачак. Һәр-беребезнең кече Ватаны бар. Мин үз авылымда биш ел яшәдем, кемдер — ун, кемдер — егерме, кемдер гомер буе яши. Ләкин мин төгәл беләм: һәр кеше үзенең чишмә башы белән элем­тәдә тора, кече Ватаны өчен ниндидер яхшылык эшләү теләге бар. Әгәр барыбыз да үзебезнең кече Ватаныбыз өчен ниндидер файдалы эш эшләсәк, нәтиҗә бик ях­шы булачак.

Мәгариф
Мәгариф системасына ярдәм һәрвакыт республиканың төп өстенлекле юнәлеше булачак. Дүрт ел эчендә республикада 32 мәктәп һәм 59 балалар бакчасы төзелде һәм реконструкцияләнде. Ил Президенты Владимир Путинга аның мәктәпләр биналарын капиталь ремонтлау программасы өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Элек бу максатларга елына 600 миллион сум тирәсе бүленә иде. Президент программасы ярдәмендә ике ел эчендә 6,5 миллиард сумнан артык акча юнәл­тәчәкбез. Нәтиҗәдә 140 мәктәп бинасын, беренче чиратта, авылда төзекләндерәчәкбез. Мондый күләмнәрнең элек беркайчан да бул­ганы юк иде.

Сәламәтлек саклау
Соңгы өч елда республикада 250 ФАП, 5 авыл табиб амбулаториясе төзелде. Ел ахырына кадәр Туймазы һәм Илеш районнарында ике авыл амбулаториясе, Уфаның Затон микрорайонында поликлиника төзелеше тәмам­ланачак. Киләсе елда Республика балалар клиник дәваханәсендә Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылачак. Мәсәгуть, Кырмыскалы һәм Баймакта балалар поликлиникалары, Олы Устьикинда дәваханә сафка басачак.

Төзекләндерү
Уртак максатыбыз – торак пункт­ларны төзекләндерелгән, уңай­лы, чиста итеп күрү. Хәзер бу эшкә күбрәк энергия һәм акча салабыз. Кризиска һәм финанс кыенлыкларга карамастан, ел саен федераль ярдәмгә өстәмә итеп кимендә 2 миллиард сумнан да ким булмаган күләмдә акча салабыз, ул быел 3,9 миллиард сум тәшкил итте.
Дүрт ел эчендә күпфатирлы йортларда 7 413 подъездны ремонтладык. Бу эшне дәвам итәчәк­без, акча (700 миллион сум) каралган.

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында 560 җәмәгать территориясе төзеклән­дерелде. “Башкортстан ихаталары” программасы үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген күрсәтте. Бу программа буенча 2019 1 120 ишегалдын төзекләндер­дек, 4 ел эчендә 5 миллиард сум салдык ин­де. Бу эшне киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Хө­күмәткә программаны финанслау күлә­мен республика бюджеты исәбенә 1,2 миллард сумга кадәр җитке­рергә йөклим.

Уфаның 450 еллык юбилее
Башкаланың 450 еллык юбилее алдыннан Уфа зур төзелеш мәйданына әй-ләнде. Барлык объектларны санап бетереп булмый, алар күп һәм кешеләргә дистә ел хезмәт итәчәк. Агыйдел аша тарихи күперне яңартабыз. Шәһәр­нең сәүдә-икътисади, туристлык җәлеп итүчәнлеген арттырачак эре транспорт объектлары төзибез.

* * *
“Без туган республикабызга һәм иле­безгә мәхәббәт һәм ышаныч, аны зур казанышлар белән данлау теләге белән яшибез. Элек­ке кебек үк, фикерләребез һәм эшлә­ребез бердәм булса, те­ләсә нинди сы­науларны үтәрбез һәм, һичшиксез, җи­ңәчәкбез!

Кадерле якташлар, мин сезгә ышанам! Көчле булыйк! Рухлы, көчле һәм бердәм булыйк!” — дигән сүзләр белән тәмамлады Юлламаны Радий Хәбиров.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Юлламаның тулы тексты белән Башкортстан Башлыгы­ның glavarb.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Римма Үтәшева, Русия Дәүләт думасының
Сәламәтлек саклау буенча комитеты әгъзасы:
 “Республика Башлыгы безгә ышана”

— Республикада беренчел медицина ярдәменә зур игътибар бирелә, катлаулы медицина җиһазлары яңартыла, ФАПлар һәм башка медицина учреждениеләре төзелә. Хәзер фельдшер телемедицина ярдәмендә мәгълүматларны табибка, белгечкә җибәрә һәм алардан пациентка квалификацияле диагностика алала. Радий Хәбиров беренчел звенога ярдәм итәргә, кадрларны сакларга, яшь белгечләргә хезмәт хакы белән, көнкүреш мәсьәлә­ләрендә ярдәм итәргә кирәклеген берничә тапкыр ассызыклады. “Сәламәтлек поездлары” апрельдән октябрьгә кадәр республиканың барлык муниципалитетлары буенча йөреп чыга. Кадрлар кытлыгы булган авыл җиренә табиблар килә. Бер генә авыл кешесе дә медицина ярдәмен алмый калмый. Республика җитәкчесе иртә диагностиканы, онкология, йөрәк авыруларын игътибарсыз калдырмаска, балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзелешен тәмамларга кушты. Радий Фәритович медикларга коронавирус елларында фидакарь хезмәтләре, ерак авылларга йөргән күчмә бригадаларга һәм, әлбәттә инде, Донбасска үз теләге белән килгән медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Республика Башлыгы безгә — медикларга ышана, бу бик мөһим!

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас