

Чарада Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик, чит ил кунаклары, федераль спикерлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шулай ук ВКС режимында муниципалитет башлыклары катнашты.
Премьер-министр «Акыллы төбәк» системасының төп элементы булган Республика белән идарә итү үзәге турында җентекләп сөйләде. Ул - масштаблар, форма һәм компонентлар буенча уникаль һәм Идел буе федераль округында иң зур һәм технологик үзәк. Хәзер аңа төп дәүләт мәгълүмат системаларының яртысы интеграцияләнгән.
Хөкүмәт җитәкчесе шулай ук республиканың хәзерге вакытта актив эшләп килүче мөһим блогын билгеләп үтте – төзелеш өлкәсен санлаштыру. Бу тема Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм төзүчеләрнең төбәк ассоциацияләре вәкилләре белән «Төзелеш навигаторы. Санлаштыру курсы» Бөтенрусия конференциясендә тикшерелде. Андрей Назаров бу теманың җанлы фикер алышуга этәрүен ассызыклады.
- Хәзер мәгълүмати модельләштерү нигезендә капиталь төзелеш объектларының тормыш циклы белән идарә итү системасын кертәбез. Безнең иң зур «Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы" инфраструктура проектын гамәлгә ашыру BIM-модель нигезендә башкарыла. Шулай ук без шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү өлешендә шактый алга киттек. Башкортстан тиешле платформаны төзүне илдә беренчеләрдән булып башлады, - дип ассызыклады Премьер-министр.
Киңәшмәдә шулай ук перспективалы эшләнмә – «Территория» системасы буенча фикер алыштылар, ул бөтен системалар комплексын берләштерә һәм шактый киң функциональ эш мәйданчыгы булып тора. Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, республика шәһәр төзелеше сәясәтен төзүгә системалы һәм комплекслы якын килә.
«Акыллы шәһәр» ведомство проектын гамәлгә ашыруның барышы, «Акыллы шәһәр» стандарты һәм шәһәрләрнең IQ индексы турында Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда санлы технологияләрне эшкәртү тирәнлеге бик нәтиҗәле һәм масштаблы.
Стратегик сессияне тәмамлап, Андрей Назаров янә, икътисадны, шәһәр хуҗалыгын, шәһәр төзелеше процессларын санлаштыру – хәзерге заман чынбарлыгының аерылгысыз өлеше, дип белдерде.
- Киләчәктә санкцияләр чикләү шартларында арытаба да алга бару өчен бүген үзебезнең компонент базасын һәм тиешле программа тәэминатын җитештерүне арттыру мөһим. Бүгенге дискуссия алга уртак хәрәкәтебезнең дөрес векторын билгеләргә мөмкинлек бирә, - дип йомгак ясады Премьер-министр.