+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 декабрь 2022, 11:05

Радий Хәбиров «Патриот» хәрби-патриотик паркында булды

Бүген, 17 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге "Патриот" хәрби-патриотик паркында булды. Биредә унынчы сыйныф укучыларының биш көнлек соңгы уку җыеннары тәмамлана, алар Чишмә, Туймазы һәм Краснокама районнарыннан килгән - барлыгы 167 курсант.

Радий Хәбиров «Патриот» хәрби-патриотик паркында булдыРадий Хәбиров «Патриот» хәрби-патриотик паркында булды
Радий Хәбиров «Патриот» хәрби-патриотик паркында булды

Республика Башлыгы үсмерләр белән медицина, тактик һәм строевой әзерлек буенча дәресләр үткәрүне, кул сугышының хәрби күнекмәләренә өйрәтүне, шулай ук парашют вышкадан сикерүләрне карады.

Аралашу вакытында Радий Хәбиров курсантлардан «Авангард» укыту-методик үзәгендә туклану һәм яшәү шартлары белән кызыксынды. Егетләр сүзләренә караганда, алар өчен биш тапкыр кайнар туклану оештырылган, казармада яшәү шартлары бик яхшы.

Радий Хәбиров үсмерләргә яхшы укуларын теләде һәм, уку җыеннары вакытында алынган күнекмәләр киләчәк тормышта кирәк булачак, дип билгеләп үтте.

"Сез Ватанны саклаучылар, һәрхәлдә, хәрби осталыкка ия булырга, корал белән эш итәргә, беренче медицина ярдәмен күрсәтә белергә тиеш", - дип билгеләп үтте республика Башлыгы.

"Авангард" яшьләрне тәрбияләү буенча укыту-методик хәрби-патриотик үзәк җитәкчесе Никита Рекрут бүген унынчы сыйныф укучыларының 18нче сменасын тәмамлауларын сөйләде. Барлыгы 1 июньнән үзәктә 2100дән артык укучы белем алган.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас