+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 декабрь 2022, 10:07

"Роснефть" Уфада яңа үзәк ачты

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Роснефть - УГНТУ” фәнни-мәгариф үзәген ачуда катнашты. Аның нигезендә - югары уку йортының тау-нефть факультетының яңартылган корпусы.

"Роснефть" Уфада яңа үзәк ачты"Роснефть" Уфада яңа үзәк ачты
"Роснефть" Уфада яңа үзәк ачты

Үзәк 6 мең квадрат метр мәйданлы бишкатлы бинада урнашкан, өр-яңа җиһазлар белән җиһазландырылган. Биредә ел саен 800дән артык студент һәм аспирант шөгыльләнәчәк. Уку процессын разведка һәм бораулау өлкәсендә 14 лабораториядә, яткылыкларны эшкәртү һәм файдалану буенча 12 лабораториядә, санлы модельләштерү өчен сигез класста һәм техносфера хәвефсезлеге лабораториясендә оештыралар.

Ачылу тантанасында Башкортстан Башлыгы вуз коллективын яңартылган корпус ачылуы белән котлады һәм инновацион проектны гамәлгә ашырган өчен "Роснефть" компаниясенә рәхмәт белдерде.

- Бүген республика һәм бөтен ил сәнәгате өчен мөһим вакыйга. УГНТУ - ягулык-энергетика комплексы өчен белгечләр әзерли торган Русиянең әйдәп баручы университетларының берсе, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без фән һәм производство арасында тыгыз элемтәләр урнаштырабыз. "Роснефть"нең заманча мәгариф базасын үстерүгә керткән инвестицияләре дә зур әһәмияткә ия. Бу үзәкне булдыру проектын гамәлгә ашыру өчен компания җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм. Аның ярдәмендә югары уку йорты студентлары реаль производстволарда кирәкле белем һәм күнекмәләр алачак.

"Башнефть" компаниясе генеральный директоры Андрей Лазеев компаниянең республика һөнәри белем бирү системасы белән күптәнге элемтәләрен билгеләп үтте.

- Предприятиеләр һәм университетлар арасындагы операция - ул, һичшиксез, югары технологияле производствоны үстерүдә төп момент, - диде ул. "Башнефть" күптән республика югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә. Заманча чынбарлык югары квалификацияле белгечләр әзерләүне таләп итә. Фәнни-мәгариф үзәген ачу - аларны әзерләү өчен куәтле фундамент булдыру. Укытучылар коллективына һәм студентларга уңышлар телим.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас