+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 декабрь 2022, 13:45

Радий Хәбиров "Росгвардия" хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды

20 декабрьдә Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров "Росгвардия" хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Төбәк җитәкчесе һәм Русия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующие вазыйфасын вакытлыча башкаручы генерал-лейтенант Руслан Султыгов Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Радий Хәбиров "Росгвардия" хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдыРадий Хәбиров "Росгвардия" хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды
Радий Хәбиров "Росгвардия" хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды

- Республика халкы исеменнән барлык бүләкләнүчеләргә, хезмәттәшләрегезгә чын күңелдән рәхмәт! Сезнең фидакарь хезмәтегез, батырлыгыгыз, антыгызга тугрылыгыгыз өчен. Сез барыгыз да - чын геройлар, Русия горурлыгы, - диде Радий Хәбиров. - Бүген без махсус хәрби операция зонасында Салават Юлаев исемендәге өченче Башкортстан батальонын озаттык. Ул "Росгвардия" составында хезмәт итәчәк. Барысының да җиңү яулап, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

Бүген без өлкән лейтенант Галинур Нургали улы Сөләймановның хатынына һәм әти-әнисенә "Батырлык" орденын тапшырабыз, ул әлеге югары бүләккә үлгәннән соң лаек булды.

Мәңгелек дан һәм Ватан өчен сугышта һәлак булганнарга мәңгелек истәлек.

Генерал-лейтенант Руслан Султыгов сугышчыларны лаеклы бүләкләре белән котлады.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас