+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 декабрь 2022, 17:28

Степан Белов "Русия Герое" исеменә лаек булды

Тагын бер якташыбыз – Ватанны саклауга баскан һәм махсус хәрби операция зонасында үз бурычын батырларча үтәгән өлкән лейтенант Степан Белов "Русия Герое" исеменә лаек булды.

Степан Белов "Русия Герое" исеменә лаек булдыСтепан Белов "Русия Герое" исеменә лаек булды
Степан Белов "Русия Герое" исеменә лаек булды

Бүген Кремльдә хәрби хезмәткәргә дәүләт бүләген Русия Президенты Владимир Путин тапшырды. Степан Белов Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә туган, Казан танк училищесын тәмамлаган. Ул Украинада махсус хәрби операция башыннан ук наводчик-оператор булып хезмәт итә. Аның ротасы дошманның 20 танкын һәм 9 БМП, шулай ук дошманның терәк һәм команда пунктларын юк итте.

Харьков өлкәсендәге бәрелешләр вакытында кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен офицер шулай ук Суворов медале белән бүләкләнде. Башкортстан бүген алгы сызыкта булган хезмәткәрләре белән горурлана!

 

 

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас