+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 декабрь 2022, 16:08

Башкортстаннан чираттагы гуманитар йөк озатылды

Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләргә чираттагы гуманитар йөк җибәрелде. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтовның социаль челтәрләрдәге посты шул хакта.

Башкортстаннан чираттагы гуманитар йөк озатылдыБашкортстаннан чираттагы гуманитар йөк озатылды
Башкортстаннан чираттагы гуманитар йөк озатылды

Бүген республикадан махсус хәрби операция зонасына техника, җиһазлар һәм милек белән ике гуманитар конвой озатылды. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Ирек Сәгыйтов сүзләренчә, гумконвой составына автомобильләр ("Урал", ЗИЛ, УАЗ, "Нива"), техник чаралар (җылылык визорлары күзлекләре, рацияләр, фонарьлар, генераторлар, "буржуйка"лар, төзелеш материаллары һәм инструментлар) кертелгән. Моннан тыш, елның салкын вакытын исәпкә алып, юрганнар, оекбашлар, газ плитәләре, җылылык вентиляторлары һәм башкалар каралган. Азык-төлек, медицина препаратлары һәм эшләнмәләре турында да онытылмады.

"Барлыгы 75 кеше белән 37 берәмлек техника озатылды. Бүгенге гуманитар йөк икесе дә - республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров йөкләмәсе буенча төзелгән логистика үзәге эше нәтиҗәсе. Әлеге үзәк безнең хәрби хезмәткәрләрдән килгән барлык гаризаларны җентекләп өйрәнә. Яңа ел алдыннан безнең якташларыбызга аларны яратуларын һәм көтүләрен искә төшерүче посылкалар алу күңелле булыр, дип уйлыйм. Ә гумконвойда катнашучыларга тиешле пунктка уңышлы барып җитеп, исән-имин өйгә кайтуларын телим", - дип белдерә Ирек Сәгыйтов.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас